news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды

Конкурска шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә йомгак ясала.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020-2021 елларда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе конкурсына гаризалар кабул итү вакыты озайтылды. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Премия ике елга бер тапкыр дүрт номинантка — Татарстан яшьләренең 30 яшькә кадәрге талантлы вәкилләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, яшьләр белән эшләүче коллективларга, иҗади берләшмәләргә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә югары казанышларга, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен бирелә.

Конкурска шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә йомгак ясала.

Конкурсның нигезләмәсе белән Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Гаризалар 2021 елның 20 гыйварына кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100