news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сөембикә манарасының авышуын лазер ярдәмендә күзәтә башладылар

Татарстан башкаласының архитектура символы дөньядагы авыша башлаган иң танылган манаралар рәтенә керә.

Казанда Сөембикә манарасының авышуын лазер ярдәмендә күзәтә башладылар

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты лазер сканеры ярдәмендә Сөембикә манарасының ай саен авышуына күзәтү ясады. Бу хакта ведомство җитәкчесе Иван Гущин хәбәр итте.

«Вертикаль күчәрдән тайпылу критик ике метр тәшкил итә. Манара торышының мөмкин булган динамикасын билгеләү бүген аеруча актуаль. Тикшеренүләр нәтиҗәсен без 2021 ел ахырында алабыз», — диде Иван Гущин комитет коллегиясенең йомгаклау утырышында.

Ул искә төшергәнчә, Татарстанга ЮНЕСКО исемлегенә керә торган Казан Кремлен дәүләт саклавы буенча вәкаләтләрне тапшыру турындагы тәкъдим Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Бу хактагы күрсәтмәне 2020 елның сентябрендә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100