news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан автобусларында хаталы «сулыш органнарын керү тыела» игъланын төзәткәннәр

Русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә берничә сүзнең төшеп калуы фикернең мәгънәсен көлкегә әверелдергән.

Казан автобусларында хаталы «сулыш органнарын керү тыела» игъланын төзәткәннәр
«КАМАЗ» матбугат хезмәте

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның кайбер автобусларында «Пассажирларга сулыш органнарын җәмәгать транспортына керү тыела» дип 2020 елның азагында яңгыраган фразаны төзәткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанның 2нче пассажир автотранспорт предприятиесе директоры урынбасары Артур Абдулхаков әйтте.

Дикторның «Пассажирларга сулыш органнарын саклаучы чаралардан башка җәмәгать транспортына керү тыела» фразасын русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә берничә сүзнең төшеп калуы фикернең мәгънәсен көлкегә әверелдерә. Мәгънәсез тәрҗемә социаль челтәрләрдә тәнкыйть уята. Кулланучылар көлке сүзләрне Казанның 4нче, 22нче һәм 31нче маршрут автобусларында яңгыравын искәртә.

Әлеге хәлгә аңлатма алу максатыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы автотранспорт предприятиесенә мөрәҗәгать итте.

«Тәрҗемәдә киткән ялгышлык турында декабрь азагында мэриягә хәбәр иткәннәр. Бу турыда мәгълүмат килеп ирешүгә, без тикшерү уздырдык һәм хатаны төзәттек. Тикшерү хаталы тәрҗемәнең 4нче һәм 22нче маршрутларда булганын ачыклады. Гыйнвар бәйрәмнәрендә хаталы язма дөресләп үзгәртелде», — диде Артур Абдулхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100