news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында самавыр бәйрәме булды

Мәдәният хезмәткәрләре үлән чәе әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте һәм самавырның барлыкка килү тархы белән таныштырды.

Чирмешән районында самавыр бәйрәме булды
Фиалка Носкова

(Чирмешән, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Урманасты Үтәмеш авылында, матур гадәт буенча, быел да Яңа ел ялларында самавыр бәйрәме оештырдылар. Быел ул үткәннәреннән аерылып торды, чара мәдәният йортында түгел, ә аның каршындагы мәйданда узды.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәмгә кунаклар да күчтәнәчләр белән килгән, коймакларның ниндие генә юк иде. Бәйрәгә килүчеләр урамда пешкән кайнар коймак һәм самавыр чәе белән дә сыйланды.

Мәдәният хезмәткәрләре үлән чәе әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте һәм самавырның барлыкка килү тархы белән таныштырды.

Билгеле, бәйрәмдә җыр-биюгә, уен-көлкегә һәм күмәк уеннарга да урын булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100