news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар конгрессы «Солдат альбомы» конкурсы игълан итте

Бәйге социаль челтәрләрдә 14 гыйнварда башлана.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Солдат альбомы» бәйгесе игълан итте. Әлеге чара татарның чын ир-егетләрен искә алуны, башкаларны да алар белән таныштыруны максат итеп куя. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйге гаилә альмобындагы фотоларны барларга, бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбызның хәрби хезмәттәге истәлекләрен яңартырга ярдәм итәчәк.

Конкурс конгресс инстаграмында уздырыла. Ул 14 гыйнварда башлана. Җиңүчеләр сайт аша тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Ул 13 — 19 февральгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр 23 февральдә ясала, диелә хәбәрдә.

Бәйге шартлары нигезләмәдә язылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot