news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районының Шекә авылында яшәүче Мәскәүдә «Могҗизалар кыры» уенында катнашты

Тапшыруга Ләйсән Хәмитова белән бергә «Мирас» халык ансамбле һәм җырчы Рөстәм Насыйбуллин барган.

Арча районының Шекә авылында яшәүче Мәскәүдә «Могҗизалар кыры» уенында катнашты
скриншот видео youtube.com Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/society/12-01-2021/zhitelnitsa-sela-sheka-arskogo-rayona-prinyala-uchastie-v-pole-chudes-5798018

 (Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Арча районының Шекә авылында яшәүче Ләйсән Хәмитова Мәскәүдә «Могҗизалар кыры» уенының Яңа ел чыгарылышында катнашты. Видеоны Youtube та Беренче канал порталында карарга мөмкин.

Шоуның алыштыргысыз алып баручысы Леонид Якубовичның сораулары 2021 ел — Үгез елы белән бәйле иде. Шуңа күрә «Могҗизалар кыры»нда катнашучылар - терлекчелек өлкәсен белүчеләр.

Ләйсән Хәмитова өченче өчлектә уйнады. Уен барышында ул тамашачыларга «Мирас» халык ансамбле һәм җырчы Рөстәм Насыйбуллинны тәкъдим итте.

Ләйсән барабанда «Приз» секторын сайлады һәм финалчылар рәтенә эләгә алмады. Шулай ук ул тамашачыларга туган авылы турында риваять һәм аның үзенчәлекле исеме турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot