news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда  Яңа елга иң яхшы бизәлгән шәһәр яки авыл 11 миллион сум акча алачак

Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк һәм приз фондын үзара бүлешәчәк.

Татарстанда  Яңа елга иң яхшы бизәлгән шәһәр яки авыл 11 миллион сум акча алачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Казанцев). 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча конкурс уза. Алты номинациядә җиңүчеләр үзара 11 млн сумнан артык күләмдә приз фондын бүлешәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән җиде ел элек безнең торак пунктларын, муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын иң яхшы бизәүгә беренче конкурс игълан ителде. Шул вакыттан бирле бу хәрәкәт елдан-ел киңәя бара. Ул үз эченә безнең муниципаль районнар эшчәнлегенең теге яки бу өлкәсендәге кызыклы һәм стандарт булмаган тәкъдимнәрне, креатив карарларны ала бара», — диде Фомин.

«Без 11 эшче төркем төзедек. Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булды. Шулай ук теге яки бу муниципаль районда бизәү буенча үз тәкъдимнәрен һәм беркетмәләр төзеде. Бу төркемнәргә ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр эшен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре керде. Барлык эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк», — диде Анатолий Фомин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100