Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ»да «Гаилә» мәчете уздырган бәйгеләр турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 гыйнварда, 10:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Гаилә» мәчете уздырган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, конкурсларның жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, конкурсларың оештыру комитеты рәисе Сиринә Шаһимәрданова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең хокук, оештыру һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәп баручы консультанты Венера Хәйретдинова катнашачак.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз