news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәкләр эшенә кагылышлы сорауларны хәзер татар телендә дә биреп булачак

Бу яңалык бер ай элек гамәлгә кергән.

Күп функцияле үзәкләр эшенә кагылышлы сорауларны хәзер татар телендә дә биреп булачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Күп функцияле үзәкнең телефон хезмәте күрсәтү үзәге татар телендә консультация бирә башлады. Татарстан Күп функцияле үзәкнең колл-үзәге операторларыннан кызыксындырган сорауга җавапны хәзер татар телендә дә алырга мөмкин. Бердәм белешмәгә шалтыратканда, меню автомат рәвештә аралашу телен сайларга тәкъдим итә.

Бу яңалык бер ай элек гамәлгә ашырылган иде. Бу вакыт эчендә «яңгыравыклы» линиягә 400дән артык шалтырату килгән. «Беренче көннәрдә татар телендә консультация бирүче операторга 5-7 шалтырату керде. Хәзер 30га кадәр кеше туган телдә сорау бирү мөмкинлегеннән файдалана.

Нигездә, бу, әлбәттә, өлкән яшьтәге кешеләр һәм аларга еш кына мөрәҗәгать итү максатын башка телдә формалаштырырга кыен була. Әлегә татар телендә консультация сорап Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм Казан халкы мөрәҗәгать итә»,- дип сөйләде Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова.

8 (843) 222-06-20 - колл-үзәк телефоны. Күпчелек мөрәҗәгать итүчеләр өчен нәкъ менә шул номерга шалтыратудан күп функцияле үзәккә йөрү башлана да инде. Монда Күп функцияле үзәк эшчәнлеге турында тулы башлангыч мәгълүмат алырга мөмкин. Операторлар хезмәт күрсәтү сроклары, аларны алу өчен кирәкле документлар пакетының составы, дәүләт пошлинасы күләме турында мәгълүмат бирә; «Минем документлар» офисларының кайда урнашуын һәм аның эш режимын күрсәтәчәкләр; алдан кабул итүгә язачаклар һ.б.

Узган ел операторлар 200 мең шалтырату кабул иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100