^“Татар-информ” агентлыгы “Иң яхшы мәгълүмат-хокук басмасы” дипломы белән бүләкләнде

^“Татар-информ” агентлыгы “Иң яхшы мәгълүмат-хокук басмасы” дипломы белән бүләкләнде

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коллективы “Калкан һәм кылыч-2005” журналистлар эше республика конкурсында “Иң яхшы мәгълүмат-хокук басмасы” номинациясендә билгеләп үтелде.

Агентлык әлеге бүләккә “Ачык Татарстан” дип аталган интернет-конференцияләр циклы өчен лаек булды. Конкурс йомгаклары бүген Казанда ТР ЭЭМ ЮХИДИИ бинасында чыгарылды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров тапшырды.

“Узган ел төрледән-төрле вакыйгаларга бай булды һәм алар журналист материалларында чагылыш тапты. Без зур вакыйгаларның шаһитлары булдык – Казанның 1000 еллыгы, республика башкаласында үткән РФ Дәүләт Советы утырыш, БДБ илләре башлыклары саммиты. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм журналистлар әлеге вакыйгаларда җилкәгә-җилкә куеп катнашты, - диде Әсгать Сәфәров бүләкләү тантанасында. – Бүген, россия матбугаты көнендә, без уртак эшебезгә йомгаклар чыгарабыз. Бу залда законлылык һәм хокук тәртибе темасына тугры журналистлар җыелган.” Ул республика ММЧ вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

“Менә шундый эш” номинациясендә беренче урыннарны “1нче канал”ның үзхәбәрчесе Эдуард Хәйруллин, “Шәһри Казан” газетасы корреспонденты Нәфис Сафиуллин һәм “Вечерняя Казань” газетасы корреспонденты Елена Мельник бүлеште. “Ачыкларга һәм исбатларга” номинациясендә җиңүгә “Вести. Дежурная часть. Татарстан” тапшыруы мөхәррире Светлана Спирина лаек булды. “Көн каһарманы” номинациясендә беренче урынны “Эфир” телекомпаниясенең Чаллы филиалы корреспонденты Анна Горячева яулады. “Замана Анискиннары” номинациясендә иң яхшылары дип “Татарстан” БДТРК корреспонденты Анастасия Кашинцева һәм “Восточный экспресс” газетасы корреспонденты Владимир Столяровның материаллары табылган.

“Иң яхшы мәгълүмат-хокук басмасы, рубрика” номинациясендә беренче урын “Эфир” телекомпаниясенең “Зона поиска” программасы җитәкчесе Светлана Беловага бирелгән. “Социаль реклама” номинациясендә Түбән Кама ЭЭИ матбугат хезмәте белән “Ночной патруль” студиясенең уртак эше иң яхшысы дип табылган. “Милиция. Законность, Правопорядок” газетасы коллективы “Җиңүнең 60 еллыгына багышланган иң яхшы журналист эше” номинациясендә билгеләп үтелгән. “Кадрда – милиция кадрлары” номинациясендә беренче урынны ТР ЭЭМ ЮХИДИИнең пропаганда бүлеге хезмәткәре Валерий Плотницкий алган. “Иң яхшы матбугат хезмәте” номинациясендә җиңүне ТР ЭЭМ ЮХИДИИ пропаганда бүлеге коллективы, Түбән Кама ЭЭИ һәм Чаллы ЭЭИнең ММЧ белән элемтәләр төркемнәре, Казан Авиатөзелеш районының ММЧ белән элемтәләр буенча инспекторы Екатерина Төхвәтуллина һәм Казан Идел буе РЭЭИ ММЧ белән элемтәләр буенча инспекторы Елена Васильева бүлеште. Аларның барысы да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

Моннан тыш, ТР ЭЭМның узган ел ММЧ белән актив хезмәттәшлек иткән җитәкчеләре дипломнар белән билгеләп үтелде. Алар арасында ТР ЭЭМ ЮХИДИИ башлыгы Рифкать Миңнеханов, эчке эшләр министры урынбасарлары Рафил Ногъманов һәм Евгений Дәүләтшин бар.