news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елдан россиялеләрнең бер өлешенең пенсиясенә өстәмәләр билгеләүдә үзгәреш кертелә

Шулай ук 2022 елда картлык буенча иминият пенсияләре 5,9 процентка индексацияләнәчәк.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Яңа елдан авыл җирендә 30 елдан артык эшләгән пенсионерлар, кайда яшәүләренә дә карамастан, пенсияләренә өстәмә алачак. Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фондына сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, 1992 елга кадәр күмәк хуҗалыкларда, машина-трактор станцияләрендә, колхозара предприятиеләрдә, совхозларда, крестьян хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы артельләрендә эшләү, һөнәр, белгечлек яки биләгән вазифаның атамасына да карамастан, авыл стажына кертеп исәпләнә.

1992 елдан соң өстәмә акчаны үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында мәшгуль булган гражданнар да алачак. Бу шулай ук авыл хуҗалыгы төп эшчәнлек төре булмаган структураларга да кагыла.

Мисал рәвешендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә торган оешмадагы прораб вазифасын, яки төп эшчәнлек төре авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган компаниянең үсемлекчелек һәм терлекчелек юнәлешендәге структур бүлекчәсенең диспетчер позициясен китерергә мөмкин.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков элегрәк 2022 елда картлык буенча иминият пенсияләрен 5,9 процентка индексацияләү турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100