Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә кар чаналарын тикшерә башладылар
Агымдагы елның 7 декабреннән 26 декабрьгә кадәр Татарстан территориясендә «Кар чанасы-2020» профилактик операциясе уза.
(Яшел Үзән, 12 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә кар чаналарын тикшерә башладылар. Бу турыда Яшел Үзән муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге баш дәүләт инженер-инспекторы Мансур Мөхәммәтҗанов хәбәр итә.
Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башка хокук саклау органнары белән берлектә, агымдагы елның 7 декабреннән 26 декабрьгә кадәр Татарстан территориясендә «Кар чанасы-2020» профилактик операциясе уза.
Бу чара гомуми куллану автомобиль юлларында йөрү өчен каралмаган кар чаналарыннан файдаланганда, техник торыш кагыйдәләренең үтәлешен, юл иминлеген, тирәлекне һәм милекне саклауны контрольдә тоту максатыннан үткәрелә.
«Кар чанасы» операциясе уздырылуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе республикада яшәүчеләрнең кар чаналарын теркәргә һәм аннан идарә итүгә хокук булу кирәклеген исләренә төшерә.
Кар чанасы урамнарда һәм юлларда йөрү өчен каралмаган. Шулай да, кышкы юлсызлыкта, башка транспорт чаралары белән очрашкан вакытта, кар чанасын йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәсен үтәүләре мөһим.
Әмма мондый транспорт чарасы хуҗаларының кайберләре көндәлек тормышта кагыйдә үтәми. Йөртүчеләр еш кына үзләренең һәм башкаларның иминлеге, тирәлекне саклау турында оныта. Кайвакыт мондый җавапсызлык авыр травмаларга яисә үлем очракларына китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз