news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростуризм 2021 елда кешбэклы сәфәрне кичектү тәртибен аңлатты

Туристларга кайтарыла торган сумма 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр арттырылды.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Әгәр сез барасы төбәктә чикләүләр кертелсә, кешбэк программасы буенча юллама сатып алган сәяхәтчеләр сәфәрне башка вакытка күчерә ала. Бу турыда Туризм буенча федераль агентлыкка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Кешбэк буенча бу төбәктә тур яки кунакханәдә урын броньлаган турист туроператор яки кунакханә белән килешеп, сәфәрне күчерә ала, әмма 2021 елның 31 декабренә кадәр генә», — дип ачыклык кертте Росиуризм.

Кешбэк исәпләүләре сакланачак.

Россия буенча акчаны өлешчә кайтару мөмкинлеге белән турлар сату программасының беренче этабы 21—28 августта узды, икенчесе — 15 октябрьдән 5 декабрьгә кадәр. Программаның икенче этабында ике төннән (элек дүрт иде) башлап сәфәрләр катнаша иде, 10 гыйнварны кертеп кешбэк белән тур алып була иде. Тур бәясенең 20 процентын (иң күбе 20 мең сум) кайтаралар.

Тур бәясенең 20 процентын кайтару теләсә нинди суммадагы турларга да кагыла иде. Туристларга кайтарыла торган сумма 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр арттырылды.

Ростуризм мәгълүматлары буенча, 2020 елда туристлар программа буенча 6,5 миллиард сум сарыф иткән. Дәүләт аларга 1,5 миллиард сумны кире кайтарган. Бу инициативаны киләсе елга да озайттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100