news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт студентлары WorldSkills чемпионаты җиңүчеләре булды

Төбәк чемпионаты Казанда һәм Чаллыда узды.

Әлмәт студентлары WorldSkills чемпионаты җиңүчеләре булды

(Әлмәт, 12 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәтнең «Татарстанның киләчәге көллияте» белем бирү проекты студентлары «Яшь профессионаллар» WorldSkills региональ чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары булганлыгын хәбәр итте район башлыгы Тимур Нагуманов. Бу турыда район басмасы яза.

3 курс студентлары Илназ Хәнипов һәм Рөстәм Вәлиәхмәтов «Сәнәгать механикасы һәм монтажы» һәм «Электромонтаж» компетенцияләрендә алтын медаль яуладылар.

2 курс укучылары Айнур Гәрәев һәм Илья Мухин «Мехатроника» компетенциясендә көмеш медаль алдылар.

Константин Антонюк, Виталий Бабулин һәм Владислав Волков «Производствода команда эше» компетенциясе бронза призерлары булды.

Төбәк чемпионаты Казанда һәм Чаллыда узды. Аның җиңүчеләре Татарстан җыелма командасы составында 2021 елның җәендә Уфада «Яшь профессионаллар» IX Милли чемпионатының ярымфиналында көч сынашачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100