news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең соңгы ветераны вафат булган

Башкортстанда яшәүче Мугин Нагаевка 102 яшь булган.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»).  Легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең соңгы ветераны Мугин Нагаев вафат булган. Ул Башкортстанда яшәгән, аңа 102 яшь булган. Бу турыда РИА Новости яза.

Бөек Ватан сугышы елларында Мугин Нагаев Брянск, Воронеж, Көняк-Көнчыгыш фронтларда җиңгән һәм Сталинград сугышында катнашкан.

«Мугин Кәрим улы Нагаев лаеклы, озак гомер кичерде, гыйнварда аңа 103 яшь туларга тиеш иде. Бу гаҗәеп язмышлы кеше, Башкорт кавалерия дивизиясенең соңгы герое, Кызыл Байрак, Ленин, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, Александр Невский һәм генерал Шәйморатов орденының беренче кавалеры. Мондый кешеләр безнең яшьләр һәм барыбыз өчен дә үрнәк. Бүген без каһарманны хөрмәт белән соңгы юлга озаттык», — дип язган Радий Хәбиров үзенең «ВКонтакте» соцчелтәрендәге битендә.

Ул төбәк хакимиятенең геройны истәлеген мәңгеләштерәчәген билгеләп үтте.

Төбәк хөкүмәте белешмәсе буенча Нагаев 1918 елда Ермекеевск районының Сукулово авылында туган. 1941 елның декабреннән 1945 елның декабренә кадәр ул 112нче башкорт кавалерия дивизиясендә танкка каршы батарея взводы командиры булып хезмәт итә. Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен аны ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100