news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Сәламәтлек саклау министрлыгына максат һәм бурычлар билгеләде

Халык поликлиникаларда табиблар санын арттыруны һәм аларга кабул итүгә язылуны киңәйтүне сорый.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Иҗтимагый советының йомгаклау утырышында 2020 елга ведомство алдына максатлар һәм бурычлар куйдылар.

Әйтик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында барган тавыш бирү нигезендә, Татарстан халкы, беренче чиратта, поликлиникаларда табиблар санын арттыруны сорый. Шулай ук алар яман шештән үлүчеләр саны кимүен һәм табибка күренүне көтү вакыты 14 көннән артып китмәсен өчен, УЗИның үтемлерәк булуын тели.

Моннан тыш, Татарстанда яшәүчеләр һәм Иҗтимагый совет Сәламәтлек саклау министрлыгына мөмкин кадәр күбрәк стационарны ремонтлау һәм югары квалификацияле белгечләр санын арттыруга бәйле теләкләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100