news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Россиядә иҗади ял итү өчен иң яхшы 10 урынга керде

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар республиканы пленэр өчен иң яхшы урыннарның берсе дип атады.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Мәскәү социаль челтәрләрдән файдаланучыларның бер үк сандагы тавышын җыеп, Россиядә иҗади ял итү өчен иң яхшы урыннар рейтингында 8нче һәм 9нчы урыннарны бүлеште. Сораштыруны Tvil.ru сервисы үткәрде.

Башкала төбәге һәм республика өчен 1,2 процент респондент тавыш биргән. Иң күп тавыш — 45,78 процентны - Кырым ярымутравы җыйган.

Саф һавада дизайнерлар һәм профессиональ рәссамнарның сәнгать практикасы, пленэр өчен, Байкал (15,66 процент), Санкт — Петербург (13,25 процент ), Карелия (10,84 процент), Краснодар крае һәм Тверь өлкәсе (4,82 процент) туры килә.


news_right_1
news_right_2
news_bot