news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү яшьләре «Чикләвек» уенында татар тарихы өлкәсендә үзләрен сынады

Биредә татар мәдәниятен, тарихын, телен һәм әдәбиятын, шулай ук Россия һәм чит ил татарлары һәм мөселманнары тарихына уникаль өлеш керткән күренекле татар шәхесләрен белү мөһим.

Мәскәү яшьләре «Чикләвек» уенында татар тарихы өлкәсендә үзләрен сынады
Наилә Исхакова

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Чикләвек» интеллектуаль уены узды. Биредә татар мәдәниятен, тарихын, телен һәм әдәбиятын, шулай ук Россия һәм чит ил татарлары һәм мөселманнары тарихына уникаль өлеш керткән күренекле татар шәхесләрен белү мөһим. Бу хакта оештыручыларның берсе Илназ Исмәгыйлев хәбәр итә.

7 декабрьдә квиз өченче тапкыр узды һәм рекордлы санда катнашучылар җыйды. Чара башланырга бер сәгать алдан ук Әсәдуллаев йортының тантаналы залы үзенең беренче кунаклары өчен ишекләрен ачты. Мәдәният үзәгендә традицион рәвештә заманча ритмнар белән үрелеп баручы татар көйләре яңгырады. Алып баручылар уенның башлануы турында игълан итүгә, бөтен игътибар биремнәр пәйда булган экранга юнәлде.

Уен берничә турдан торды. Беренче раунд «Үз уеннарыбыз» форматында узды, анда барлык командалар чират буенча катлаулылык дәрәҗәсе һәм тематикасы буенча төрле сорауларны сайлады. Икенче раунд исә берничә ачык сораудан гыйбарәт иде, аларга җавап табу өчен командаларга 1,5 минут бирелде. Аннан соң катнашучыларга таныш смайлик-эмодзиларда шифрланган татар башкаручыларының җырларыннан торган юлларны белергә тәкъдим ителде.

Нәтиҗә ясар алдыннан катнашучыларга Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр берлеге һәм оештыручылар исеменнән берлек рәисе Артур Рәхмәтуллин һәм «Чикләвек» проекты авторы Гөлназ Тимуршина мөрәҗәгать итте.

«Алсу» хатын-кызлар клубы командасы («Чикләвек» өченче интеллектуаль уен җиңүчеләре) кабат үзенең эрудицияле булуын күрсәтте (элек команда беренче уенда җиңүче статусына ия булган иде).

«Мафия» уенының татар телендәге «Юлбасарлар» командасы беренче тапкыр катнашса да, иң яхшы нәтиҗәләрнең берсенә иреште.

Өченче урынны «Чиксезлек» Югары икътисад мәктәбе командасы алды.

Җиңүчеләр квиз спонсорлары: Ак барс эшлекле клубы кичке ашына чакыру һәм Заманча продюсерлык үзәге билетлары, шулай ук Ф.Ф. Фарисовның татар халкы мирасына багышланган китаплары белән бүләкләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100