Мәскәүдә башкаланың элеккеге мэры Юрий Лужков белән хушлашу башланды

Җеназа Коткаручы Христос чиркәвендә уза.

(Казан, 12 декабрь, Татар-информ»). Мәскәүдә Коткаручы Христос чиркәвендә башкаланың элеккеге мэры Юрий Лужков белән хушлашу башланды. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Дәүләт әләме белән капланган ябык табутны собор үзәгендә урнаштырганнар, дип билгеләп үтелә. Янәшәдә генә чәчәкләр өчен постамент һәм Лужков портреты урнаштырылган. Чәчәкләр салганнан соң күп кенә мәскәүлеләр шәмнәр куя, дип хәбәр итә корреспондент.

Мәскәүнең элекке мэры Мюнхенда 84 нче яшендә вафат булды. Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт башлыгы Владимир Путин Лужковның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу телеграммалары җибәргән иде.