Татарстанда 3478 объектта балалар һәм зурлар өчен Чыршы, Раштуа бәйрәмнәре уздырылачак

Янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителешен тикшерү эшләрен 25 декабрьгә кадәр очлап чыгу күздә тотыла

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел Татарстанда 3478 объектта балалар һәм зурлар өчен Чыршы, Раштуа бәйрәмнәре уздырылачак. Күп бала җәлеп иткән Яңа ел чаралары 691 район һәм авыл җирлеге Мәдәният йортларында, 1368 мәктәптә, 1281 балалар бакчасында һәм театр, Боз сарае, социаль яклау үзәге, балалар иҗаты йорты, чиркәү һәм монастырь һ.б. 138 урында үткәрү ниятләнә. Балалар катнашындагы Яңа ел чаралары уздыру урыннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча андый объектларны планнан тыш тикшерүләр каралган һәм бу хакта РФ Хөкүмәтенең быел 25 октябрьдә үк кабул иткән РД-П4-7672нче һәм РФ янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторы Б.А.Борзов күрсәтмәләре гамәлдә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында чыгыш ясаган Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – күзәтчелек идарәсе башлыгы Сергей Сергеев шул хакта игълан итте. Аның сүзләренчә, янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителешен тикшерү эшләрен 25 декабрьгә кадәр очлап чыгу кирәк. 11 декабрь белешмәләре буенча, 3459 объектның 1064ендә, ягъни 30 процентында андый тикшерү булган. Тикшерү вакытында эвакуацияләү юллары, автомат рәвештә эшләргә тиешле янгын сигнализацияләренең төзеклеге, янгынга каршы су тәэмин ителеше, янгын сүндерү буенча беренчел чараларның булуы, электр җиһазларының төзек эшләве, хезмәт күрсәтүче персоналның янгын чыккан очракка әзерлеге һ.б. мәсьәләләргә төп игътибар бирелә. Планнан тыш шундый тикшерүләр барышында, С.Сергеев сүзләренчә, янгынга каршы чара күрү турында 1 меңнән артык тәкъдим кертелгән, шуларның хәзергә 408е, ягъни 36 проценты үтәлгән. Тулаем алганда, 250 объектта янгын күркынычсызлыгы таләпләре буенча кимчелекләр үтәлмәгән килеш кала, күпчелеге – авыл клублары. Ул объектлар җитәкчеләренә кимчелекләрне төзәтү буенча рәсми кәгазьләр тапшырылып, административ чаралар кулланылды: аларда 3се – юридик һәм 158е – вазифаи зат, диде докладчы. Республика комиссиясенең игътибарын юнәлтеп, С.Сергеев, 33 объект автомат рәвештә эшләргә тиешле янгын сигнализациясе белән җиһазландырылмаган, 4 объектта шундый җиһазлары булып та ватык, 38 объектта кешеләрне бик тиз арада һәм куркынычсыз эвакуацияләү шартлары булдырылмаган, чөнки янгын чыкса сөрән салу һәм кешеләр белән идарә итү системасы юк, 23 объектта кешеләрне эвакуацияләү юллары таләпләргә туры килми, 11ендә янгын сүндерү буенча беренчел чаралар (огнетушитель) куелмаган, дип белдерде. Тагын 29 объектта янгын чыга калган очракка һаман да тышкы яктан су тәэмин ителеше проблема булып кала бирә, 17 объектта электр җиһазлары янгын куркынычсызылы таләпләренә туры килмәгән килеш файдаланыла, диде ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – күзәтчелек идарәсе башлыгы С.Сергеев.

Шулай ук муниципалитетларда Яңа ел чаралары уздырыласы урыннарга янгын сүндерү машиналары тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үтеп керә алырлык итеп кар көрәү эшен оештыру кирәклегенә басым ясады. Болардан тыш, республикада пиротехник чаралар сатыла торган 44 объект (16сы Казанда, 8е Чаллыда, 6сы Түбән Кама, 4се Буа, 3се Чистай, 2се Зәй районнарында һәм Бөгелмә, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Спас районнарында – 1 әр) исәпкә алынган һәм аларның җитәкчеләренә мәгълүмати хатлар җибәрелгән, ул сәүдә урыннары барысы да тикшерелгән, дип ышандыра С.Сергеев. Сәүдә урыннарын пиротехник эшләнмәләр сату буенча таләпләр үтәлешен тикшереп, Буа, Биектау, Казан һәм Түбән Камада барлыгы 5 кибеттә хилафлыклар табылган, кайберләренең эшчәнлеген туктату буенча административ чаралар куллану турында сүз бара. Раштуа бәйрәме уздырачак рус православие чиркәүләренең 320се дә исәпкә алынды, алар белән эш алып барыла, диде докладчы.