Республика яшьләр форумы-2013: “Куркынычсызлык” мәйданчыгының тагын ике юнәлеше буенча финалист исемнәре билгеле булачак

Иртәгә КДМУ да "Наркотикларга каршы пропаганда” юнәлеше буенча түгәрәк өстәл утырышы узачак

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Республика яшьләр форумы-2013 нең “Куркынычсызлык” тематик мәйданчыгы финалистларны ачыклауны дәвам итә. Искәртеп узабыз, бу мәйданчык буенча гаризалар 13 юнәлеш буенча кабул ителгән, аларның 8е буенча эксперт комиссия утырышлары узган. Башка юнәлешләр буенча финалистлар якын арада мәгълүм булачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бүген, 12 нче декабрь көнне сәгать 10 да, Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИ бинасында “Гадәттән тыш хәлләрдә кеше иминлеге һәм аны яклау” юнәлеше буенча эксперт комиссиясе утырышы узды. Анда гражданнар оборонасы, янгын сүндерү системасын камилләштерү буенча оештыру-техник чаралар комплексын эшләү белән бәйле, шулай ук яшьләрне гадәттән тыш һәм экстремаль шартларда эшләү өчен әзерлеккә юнәлеш тоткан проектлар тыңланган. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының перспектив үсеш һәм реабилитация бүлеге башлыгы Андрей Розенталь сүзләренә караганда, әлеге юнәлеш буенча 8 заявка тапшырылган. Аларның 5се аеруча кызыклы дип табылган һәм Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты – КАИның сәнәгый һәм экологик куркынычсызлыгы кафедрасы мөдире Елена Муравьева рәислегендәге эксперт комиссиясе тарафыннан тыңланган. “Барлык 5 автор чыгышыннан соң урыннар билгеләнәчәк һәм җиңүчеләр ачыкланачак. Әгәр чыннан да социаль мөһим һәм кызыклы проектлар табылса, аларның авторлары форум финалына чыгарылачак. Әйтик, узган елда бу юнәлеш буенча финалга гадәттән тыш вәзгыятьләрдә халыкны хәбәрдар итү системасы буенча проект финалга чыккан иде, бүгенге көндә ул шактый уңышлы эшли”, - дип шәрехләде Андрей Николаевич.
Ә иртәгә, 13 нче декабрьдә, 14 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетында шул ук мәйданчыкның “Наркотикларга каршы пропаганда” юнәлеше буенча түгәрәк өстәл утырышы узачак. Анда иң кызыклы проект авторлары чыгыш ясаячак. Эшләрне бәяләячәк экспертлар арасында РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкилләре булуы көтелә.
Шул рәвешле, эксперт комиссиясенең “куркынычсызлык” мәйданчыгы буенча бары тик бер утырышы кала. Экологик проблемаларны хәл итү буенча проектларга багышланган утырыш 18 нче декабрьдә узачак.