Хөкем ителгәннәрне соңыннан ресоциализацияләү буенча федераль программа булдыру кирәк - Рафаил Дәүлиев

Татарстандагы хөкем җәзасын үтәтү учреждениеләрендә 13 меңнән күбрәк кеше булып, ел да уртача 5 меңе чыга һәм керә

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Татарстандагы хөкем җәзасын үтәтү учреждениеләрендә 13 меңнән күбрәк кеше булып, ел да уртача 5 меңе чыга һәм шуның кадәр үк утыра тора. Хөкем срогын тутыручыларның 25 проценты беренче тапкыр хөкем ителгән булса, 32 проценты – икенче, 43 проценты – өченче һәм аннан күбрәк тапкыр. Аларның 70 проценттан артыгы – 35 яшькә кадәрге яшьләр. Иреккә чыгарылганнарның 17 проценты гына тормышта үзенә лаеклы урын таба, калганнары эш, торак таба алмый, нәтиҗәдә, күпчелеге янә җинаять кыла һәм тагын кулга эләгә.

Иреккә чыгып, янә кулга эләккәннәр арасында статистика болайрак: иректә 1 елга кадәр йөреп янә тотылганнар – 35 процент, 1-3 ел йөргәннәр – 42 процент, 3-5 ел йөргәннәр – 17 процент һәм ирек тәмен 5 елдан артык тәтегәннәр – 6 процент. Социологик сораштырулар нәтиҗәсендә, кызыклы фактлар ачыкланган: сораштырылганнарның 60 проценты социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын белдерә, 8 проценты – көнкүрештә, 20 проценты – башка төр ярдәмгә; 26 проценты хезмәт хакыннан канәгать түгел, 17 процент очракта – эш бирүче алардан хөкем ителгән сәбәбе белән баш тарта, 17 проценты исә урнашырга омтылмый.

Хөкем ителгәннәрне ресоциализацияләү турындагы темага барган сөйләшүдә бүген “Татар-информ” Интернет-конференциясендә катнашкан Хөкем җәзаларын үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Рафаил Дәүлиев шулай дип шәрехләде. Хөкем җәзасы срогын тутыручылар белән булган видеоязмадагы әңгәмәдә дә шул хәл раслана: иреккә чыккач, эшкә урнашу мөмкинлеге юклыкка үпкә белдереп, гаебем өчен җәзасын үтәдем ләбаса, белгечлегем һәм буш эш урыны булуга да карамыйлар, төп “гаеп” – элек хөкем ителгән булуым, ди. “Шулай да, кеше, азат ителү белән, кая барып төртелергә, тормышын ничек башларга белми, ярдәм юклыкка гаҗиз булудан тагын җинаятькә бара. Бу илебездә бик җитди проблема, җәмгыять беренче чиратта хәл итәргә тиешле мәсьәлә”, - ди Рафаил Дәүлиев. Аның фикеренчә, үз туган илендә читкә кагылган кеше итеп тоймасын, иреккә чыккач та беренче мәлдә аякка басарлык җирлек булсын, ягъни ресоциализация өчен, бу актуаль мәсьәләдә федераль программа булдыру кирәк.

Хәзерге вакытта барлык төзәтү учреждениеләрендә иреккә чыгучыларга карата әзерлек эшләре алып барыла: җирле хакимияткә, аларны контрольда тотарга тиешле эчке эшләр органнарына, тору урыны буенча һәм эш бирүчегә белешмәләр җибәрелә, пенсия, социаль ярдәм һәм паспорт ише дөп документ юнәтүдә булышлык күрсәтелә. ТР Юристлар ассоциациясе, ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре белән КФУның юридик факультеты студентлары аларга бушлай юридик, шулай ук социаль яклау органнарыннан да үз юнәлешләрендә консультатив ярдәм күрсәтелә, психологлар да бу эштән читтә калмый. Боларга өстәп, колонияләрдә ВИЧ-инфекция, туберкулез эләктергәннәр күп була, шундый социаль әһәмияттәге хәтәр авыруларны профилактикалауга, аларны җәмгыятькә кайтаруга да игътибар бирелә, ди студия кунагы. Идарә исә хөкем ителгәннәрне ресоциализацияләү мәсьәләсе буенча норматив-хокукый база булдыруда һәм иреккә чыкканнан соң социаль тернәкләндерүдә, кассацион органнар турыдан-туры катнаша.

Мондый мәсьәлә каралган коллегия утырышында былтыр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашып, азат ителгәннән соң эшкә урнашучылар саны сизелерлек артырга тиешлеген бурыч-максатларның берсе итеп куйды. Нәтиҗәдә, өстәмә 700 кеше эшле булды, хөкем срогы тутырган арада төзүче, газ белән эретеп ябыштыручы, тегүче һәм хезмәт базарында ихтыяҗлы саналган башка төр эшче белгечлекләр буенча һөнәр үзләштерү курсы узалар. Ләкин, барыннан да элек, ирекләрен мәхрүм итү урыннарыннан чыгарылган гражданнарны эшкә урнаштыру буенча федераль закон юк, ә ул бик кирәк, дип саный Р.Дәүлиев. “Биредә теләк кенә түгел, финанс чыгымнар да таләп ителә, дөрес, эш белән, беренче чиратта, закон кысаларыннан чыкмаска тырышканнарны тәэмин итү гаделлеккә туры килә, әмма хөкем ителгәннәр дә безнең гражданнар лабаса!” – ди ул.