Хәйрия елының беренче басмасы дөнья күрде

Хәйрия елының беренче басмасы дөнья күрде

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Шушы көннәрдә “Идел-Пресс” полиграфия нәшрият комплексында “2007 ел – Хәйрия елы” исеме белән татар календарен бастырып чыгарды. Сүз уңаеннан, халык теленә “численник” дип кергән һәм 165 ел буе чыгып килгән халкыбызның көндәлек мәгълүмат басмасы. Узган елны финанслар булмау сәбәпле, дөнья күрми калган иде. Быел исә шәхси затлар бу проблеманы үзләре хәл итәргә булган. Календарьның автор-төзүчеләре, танылган журналистлар, шулай ук берничә ел рәттән мөселман календарьларына “җан өрүчеләр” - Миншәех Зәбиров һәм Фәния Хуҗаәхмәт.

Календарьдагы кереш сүзендә Миншәех ага татар халкына мөрәҗәгать итеп, “ 2007 елда Казанда беренче тапкыр Коръән чыкканга 220 ел тула. Коръән елы булсын, китап елы булсын һәм Илбашыбыз Минтимер Шәймиев игълан иткән “Хәйрия елы” изге эш-гамәлләргә бай булып узсын” дип белдерә.

2007 нче ел стена календаре башка еллардагы басмалар кебек мәдәният-сәнгать тормышына бәйле вакыйгалар һәм шәхесләрне генә яктыртып калмый, ә республиканың һәр тармагының яшәеше, җәмгыятьтәге процесслар, илкүләм вәзгыять, төрле төбәкләрдә булган чаралар турындагы язмаларны туплаган. Төрле киңәш-табыш, кызыклы хәлләр, “Беләсезме” рубрикалары да укучыларны үзенә җәлеп итми калмас. Татарстан һәм гомумән татар халкы язмышына бәйле, аның рухи-мәдәни, иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый торышында билгеле эз калдырган шәхесләрнең тәрҗемәи хәле шәрехләгән материаллар исә кечкенә бер энциклопедияне хәтерләтә.

Татарча 2007 нче ел календаренең тиражы – 50 мең данә.