news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү 22 ноябрьдән башлана

Вакцинация турындагы сертификаты булмаса, пассажирны төшереп калдырачаклар.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Җәмәгать транспортында QR-кодларны 22 ноябрьдән тикшерә башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр итте.

«18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодсыз йөрү тыелачак. Чикләүләр җәмәгать транспортына, муниципаль һәм муниципальара маршрут автобусларына кагылачак. Таксиларга кагылмаячак», — диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.

Спикер билгеләп үткәнчә, троллейбусларның кондукторларсыз гына булуы тагын бер хәл, мөгаен, 22 ноябрьдән алар линиягә чыгудан туктар.

Элегрәк Андрей Егоров QR-кодны керү юлында түгел, ә билет сату вакытында кондукторлар тикшерәчәк, дип сөйләгән иде. Әгәр пассажирның вакцина алу турындагы сертификаты юк икән, аны төшереп калдырачаклар. Яңалыклар җир өсте җәмәгать транспортына гына түгел, метрополитенга да кагылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100