Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гамәли семиотика белгече эзләгечтә иң популяр татар сүзләрен атады
Кулланучылар концерт, башкаручылар, фильмнар, ТВ тапшырулары кебек сүзләрне еш эзләгән.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре кандидаты, Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов интернетта татарча эзләүләр ешлыгына ясалган анализын тәкъдим итте.
«Без Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары белән тикшеренү үткәрдек, аның махсус җайланмасы бар. Эзләгечтә концерт, башкаручылар, фильм, ТВ тапшырулары, телеканал, радиостанция, бәйрәмнәр, туган көн, котлаулар, уку, мәктәп, дин кебек сүзләрне еш эзлиләр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Булат Хәкимов эзләгечтә иң аз язылган сүзләрне дә атады. «Һава торышы, торак, автомобиль, финанслар, акча, ремонт, мебель сүзләре бик сирәк эзләнгән. Орфографик хаталар күп, дөрес хәрефләр белән язмыйлар. Шулай ук эзләгечтә функциональ рус сүзен дә язалар. Мәсәлән, татарча җырчысы, җыр исеме һәм русча „слушать“, „бесплатно“ дип язалар. Түләүсез тыңларга дип эзләүләр юк диярлек», — ди ул.
Анализлау барышында сорау җөмләләр эзләүдә очрамаган диярлек. «Татарча контентны русча функциональ сүзләр белән эзлиләр. Гадәти сорау җөмлә формасында эзләүләрне татар телле татар кешеләре барыбер русча эзли», — ди белгеч.
«Беренче урында күңел ачуга бәйле сүзләр күрәбез. Димәк, татар теле — күңел ачу теле, ул күңел өчен, мәдәният, сәнгать өчен. Татар халкы кулланучы буларак татар телендә шушы контентны файдаланырга әзер. Калган мәгълүматны да татар телендә эзләп була дип уйламыйлар», — дип нәтиҗә ясады ул.
«Работа в Казани» дип дистә мең тапкыр эзләсәләр, Казанда эш табу дип татарча язып эзләүче булмаган. «Без ул контентны булдырсак та, кешене күнектерергә кирәк булачак. Ул бар, аны кулланмаячаклар, чөнки русча язып эзләргә ияләнгәннәр. Кызык һәм катлаулы мәсьәлә. Аны болай гына хәл итеп булмый, тикшерергә кирәк», — диде Булат Хәкимов.
Анализ wordstat.yandex.ru мәгълүматлары буенча әзерләнгән.
Галерея: «Акыл фабрикасы» кысаларында ясалма интеллект турында лекциядән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз