Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яшь профессионаллар» WorldSkills төбәк чемпионаты 17 шәһәрне берләштерәчәк
Татарстанда ярышлар 16 ноябрьдә башлана.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты Татарстанның 17 шәһәрендә узачак. Ярышлар 1,8 мең конкурсант һәм 1,5 мең экспертны берләштерәчәк. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«16 ноябрьдә 2020-2021 еллардагы чемпионат циклы кысаларында Татарстан Республикасы „Яшь профессионаллар“ (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты башлана. Ярышлар 17 шәһәр һәм авылда узачак», - дип искәртте Һадиуллин.
Агымдагы чемпионат циклында ярышлар 238 компетенция буенча үтәчәк. 143 компетенциядә 16-22 яшьлек осталар ярышса, 95 компетенциядә исә 16 яшьлек һәм аннан кечерәк конкурсантлар үз осталыгын күрсәтәчәк.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составы формалаштырылачак, ул киләсе елның июлендә Уфада узачак Илкүләм чемпионат финалында республикабызны тәкъдим итәр дип көтелә. ТР Президенты элегрәк WorldSkills Russia чемпионатының финалына үткән Татарстан вәкилләрен бүләкләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз