news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2021 елда бакча өчен түләүнең уртача һәм максималь күләме билгеләнде

Айлык түләүнең күләменә мәктәпкәчә яшьтәге оешманың көндәлек эш сәгатьләре саны, балаларның яше һәм саны йогынты ясый.

Татарстанда 2021 елда бакча өчен түләүнең уртача һәм максималь күләме билгеләнде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүнең уртача һәм максималь күләме билгеләнде. Шул хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Айлык түләүнең күләменә мәктәпкәчә яшьтәге оешманың көндәлек эш сәгатьләре саны, балаларның яше һәм саны йогынты ясый. Әйтик, әгәр балалар бакчасы көненә алты сәгать эшләсә, 2 айдан алып 3 яшькә кадәрге балаларга бакчага йөргән өчен түләүнең уртача күләме, аларның саны өчтән артып китмәгән очракта – 1129, өчтән артып китсә 565 сум булачак.

Әгәр гаиләдә мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче балаларның саны өчкә тулмый һәм алар 3 яшьтән зуррак икән, ул чагында балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләме – 1046, өч һәм аннан күбрәк бала булса 523 сум тәшкил итәчәк.

«Карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк», - диелә карарда.

Икенче документ белән республиканың һәр муниципаль объектында балалар бакчасы өчен түләүнең максималь күләме билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100