Түбән Кама полиция капитанына дәүләт бүләге бирелде

Түбән Кама полиция хезмәткәре әлеге бүләккә җинаятьчене зарарсызландырган вакытта күрсәткән батырлыгы өчен лаек булды.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана узды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм эчке эшләр министры Артем Хохорин аерым уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Кама полиция капитаны Юрий Рандошкин да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алексей Песошин аңа «Җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлары өчен» медален тапшырды. Түбән Кама полиция хезмәткәре әлеге бүләккә җинаятьчене зарарсызландырган вакытта күрсәткән батырлыгы өчен лаек булды.

Искәртеп үтик, март аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе бинасы янында фаҗига булды: 19 яшьлек егет  полиция хезмәткәре Динар Саматовка артыннан һөҗүм итеп, берничә тапкыр пычак белән кадый. Яраланса да, Динар үзенә һөҗүм итүчене тоткарларга тырыша. Аңа ике хезмәттәше ярдәмгә ташлана, аларның берсе — Юрий Рандошкин, җинаятьчегә атып, аны зарарсызландыра.