news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 17 яшьлек үсмерләргә машина йөртергә рөхсәт ителергә мөмкин

Бүгенге көндә машина йөртү таныклыгын алу өчен, 17 яшьтә имтихан тапшырырга мөмкин, әмма, законнар нигезендә, автомобиль белән 18 яшьтән генә идарә итәргә була.

Россиядә 17 яшьлек үсмерләргә машина йөртергә рөхсәт ителергә мөмкин
архив/Михаил Захаров

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы россиялеләргә 17 яшьтән машина белән идарә итәргә рөхсәт итәргә ниятли, дип яза «Коммерсант» газетасы. Тиешле документлар Хөкүмәт Йортына җибәрелгән һәм алар Хөкүмәт каршындагы Аналитик үзәктә экспертиза уза, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Бүгенге көндә машина йөртү таныклыгын алу өчен, 17 яшьтә имтихан тапшырырга мөмкин, әмма, законнар нигезендә, автомобиль белән 18 яшьтән генә идарә итәргә була.

Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, бу ел эчендә күнекмәләр һәм белемнәр югала, шуңа күрә министрлыкта машинаны балигъ булганчы йөртүне рөхсәт итәргә тәкъдим итәләр. Тик машинада "В" категорияле «машина йөртүче-остаз» булырга тиеш. Әлеге «остаз»га куелган таләпләр һәм машина йөртүнең башка нечкәлекләре Хөкүмәт карарында билгеләнәчәк.

Элегрәк Эчке эшләр министрлыгында машина йөртү таныклыгын алу өчен имтихан үткәрү регламентының яңа версиясен әзерләгәннәр иде: хәзер имтиханның гамәли өлеше юл хәрәкәте шартларында гына үткәреләчәк.

Моннан тыш, регламент штрафка китерә торган хаталар һәм тәртип бозулар исемлегенә төзәтмәләр кертәчәк. Имтиханны уңышлы тапшыру өчен, транспорт чарасын куркынычсыз йөртү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булачак, штрафлар 5 баллдан да артырга тиеш түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100