news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинның еллык матбугат конференциясе быел туры линия элементлары белән узачак

Узган елда әлеге чара 19 декабрьдә узды һәм дүрт сәгать тә унсигез минут дәвам итте, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре шушы вакыт эчендә Президентка 70тән артык сорау бирергә өлгерде.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Кремльдә Владимир Путинның зур матбугат конференциясенә әзерләнәләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Сезгә матбугат конференциясенең көне турында үз вакытында хәбәр итәчәкбез, форматы турында җентекләп сөйләячәкбез», - диде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Ул шулай ук «мәгълүм сәбәпләр аркасында» чараның форматы гадәти булмаячагын искәртте.

«Без аны төбәк, федераль һәм чит ил журналистларының Россия дәүләте башлыгы белән аралашу мөмкинлеге чикләнмәслек итеп әзерлибез», - дип ачыклык кертте матбугат сәркатибе. Ул матбугат конференциясенә «туры элемтә» элементлары кертү планы сакланачакмы, дигән сорауга уңай җавап бирде.

Президентның зур матбугат конференциясе — 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә торган чара. Кагыйдә буларак, иң элек дәүләт лидеры төп икътисади һәм социаль күрсәткечләргә туктала. Шуннан соң журналистлар аңа сорау яудыра башлый.

Узган елда әлеге чара 19 декабрьдә узды һәм дүрт сәгать тә унсигез минут дәвам итте, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре шушы вакыт эчендә Президентка 70тән артык сорау бирергә өлгерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100