news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә рестораторларның QR-кодлар кертү турындагы тәкъдимен өйрәнәчәкләр

Бүгенге көндә Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында җәмәгать туклануы биналарының эш вакыты 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр чикләнгән.

Казан Кремлендә рестораторларның QR-кодлар кертү турындагы тәкъдимен өйрәнәчәкләр

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Казан Кремлендә Татарстан рестораторларының QR-кодлар кертү турындагы тәкъдимен өйрәнәчәкләр, республика Оператив штабына шундый йөкләмә бирелгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«ТР Президенты адресына рестораторлардан рәсми мөрәҗәгать килде. Без аның белән таныштык. Оператив штабка мөрәҗәгатьтәге сорау һәм тәкъдимнәрне өйрәнергә һәм Президентка әлеге вазгыятьтән ничек чыгарга икәнлеген аңлаткан вариантларны тәкъдим итәргә кушылды», - диде Галимова.

Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары элегрәк хәбәр иткәнчә, рестораторлар ресторан һәм барларның эш вакыты нинди срокка чикләнүенә аңлатма бирүне сораган иде.

Бүгенге көндә Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында җәмәгать туклануы биналарының эш вакыты 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр чикләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100