news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт теле көненә багышланган «Vibергә» интернет-бәйгесе игълан ителде

Социаль челтәрләрдә башкорт телендә контентны арттыру, башкорт теленә, башкорт халкы тарихы белән кызыксынуны уяту өчен оештырылган бәйге җиңүчеләренә 50 меңгә кадәр акчалата бүләк биреләчәк.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»).14 декабрьдә билгеләп үтелә торган Башкорт теле көненә багышланган «Vibергә» интернет-бәйгесе башланды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бәйге социаль челтәрләрдә башкорт телендә контентны арттыру, башкорт теленә, башкорт халкы тарихына, шәҗәрәләргә карата кызыксынуны арттыру максатында оештырыла.

Катнашучыларга карата яшь буенча чикләүләр юк. 2020 елның 7 декабренә кадәр Вконтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендә һәркем үзенең иҗади эшләрен куя ала.

Бәйгедә ике номинация — «Башкорт телендә иң яхшы открытка» һәм «Башкорт телендә иң яхшы вайн — кыска ролик» була. Җиңүчеләргә 3 меңнән 50 меңгә кадәр акчалат бүләкләр каралган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100