Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хакимиятенә вакцинация темпларын арттырган өчен рәхмәт белдерделәр
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, 43 миллион россияле Covid-19дан тулысынча вакцина алган.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко узган атнада коронавируска каршы вакцинация темпларын арттырган өчен Татарстан Республикасы һәм башка төбәк җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Соңгы атнада вакциналаштыру темпларын арттырган Брянск, Липецк өлкәләре, Чечня Республикасы, Севастополь, Иваново, Чувашия һәм Татарстан төбәкләренә рәхмәт белдерәсем килә. Бу төбәкләр үзгәреп торган вазгыятькә бик тиз игътибар биреп, халыкны вакцинацияләүдә яңа чаралар комплексын кертә башладылар», - диде министр коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча координация советы утырышында.
Мурашко шулай ук халыкны вакцинацияләү дәрәҗәсе төбәк җитәкчеләре тарафыннан билгеле бер чикләү чаралары кертелгәннән соң артканлыгын билгеләп үтте.
Россиядә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, 43 миллион россияле Covid-19дан тулысынча вакцина алган.
Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеген берничә тапкыр искәртте һәм коронавирустан илебездәге вакциналарның куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз