news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исерек килеш руль артына утырган өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим ителде

Транспортны исерек килеш йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына кадәр җәза каралырга мөмкин.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин Эчке эшләр министрлыгына, Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Юстиция министрлыгына транспортны исерек килеш йөрткән өчен җаваплылыкны катгыйландыру буенча тәкъдимнәрне 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга кушты. Бу хакта юлларда куркынычсызлык буенча Хөкүмәт комиссиясенең сентябрь утырышы беркетмәсенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Хөснуллин юллардагы аварияләр нәтиҗәсендә үлүчеләр санының акрын кимүен һәм куркынычсыз инфраструктура булдыру буенча бүгенге көндә исерек йөртүчеләр белән көрәштә күрелә торган чаралар нәтиҗәле булмавын искәртте.

Аның сүзләренчә, исерек шоферлар катнашындагы үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең 88 процентында гаепле кешеләр канында 1 промилльдан артык алкоголь булган.

Шуңа бәйле рәвештә, вице-премьер «исереклек торышына карап» исерек килеш йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына кадәр «җаваплылык чараларын катгыйландыру мөмкинлеген карарга» кушты. 

Хәзер максималь рөхсәт ителгән норма - бер литрга 0,16 мг алкоголь, ягъни бер литр канга 0,3 г. Арткан очракта штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган, ә кабат исерек килеш йөрткәндә гаепле кешегә төрмә срогы янарга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100