news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстаннан 156 меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә ял иткән

Республикада барлыгы 1,6 меңнән артык лагерь эшләгән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтүенчә, быел җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә Татарстаннан 156 меңнән артык бала ял иткән.

«Коронавируска каршы кертелгән чикләүләрне исәпкә алып, җәйге каникулда 156 меңнән артык бала җәлеп ителде. Бу — көтелгән санның 85 проценты гына», — диде ул Хөкүмәт йортында матбугат очрашуында.

Ул республикада 1,6 меңнән артык балалар сәламәтләндерү лагере эшләгәнен әйтте. «Бу санга стационар, палатка һәм сәламәтләндерү лагерьләре дә керә. Моннан тыш, Татарстаннан якынча 4 мең бала Кара диңгез яр буенда җиде лагерьда ял итте», — диде Тимур Сөләйманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot