Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа Чишмә милиция хезмәте ветераннарының очрашуы табигать кочагында үтте
Ветераннар бер-берсен котлаганнан соң, үзара спорт ярышлары оештырылды.
(Яңа Чишмә, 12 октябрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Яңа Чишмә милиция хезмәте ветераннарының очрашуы табигать кочагында үтте. Чара Өлкәннәр көне һәм ЭЭМ ветераннары көненә туры китереп оештырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Эчке эшләр министрлыгы ветераннары көне апрельдә билгеләп үтелә, әмма пандемия аркасында ветераннар очрашуы гамәлдән чыгарылган иде. Һәм менә, ниһаять, 3 октябрьдә бәйрәм булып узды, ул башка мөһим дата — Өлкәннәр көне белән бергә үткәрелде, — дип яза редакциягә ветераннар Советы Рәисе Вәлиҗан Мөхсинов.
-ЭЭМ ветераннары Яңа Чишмә авылында табигать кочагында бергә җыелды. Аларны ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе В.Мөхсинов, ЭЭБ начальнигы Э. Жирнов, аның шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе С. Россинский, чарага чакырылган Газинур Әхәтовлар (Чистай судында элеккеге судья) котлады.
Ветераннар бер-берсен котлаганнан соң, үзара спорт ярышлары оештырылды. Армрестлингта 1нче урынны Наил Якупов яулады, гер күтәрүдә (24 кг) — Ильяс Нуртдинов, шашкаларда Нур Сафиуллин беренче булды. Җиңүчеләрнең барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Ветераннар үзләре уха, шашлык һәм кайнар чәй әзерләделәр. Аралашу барышында милиция тормышында булган кызыклы очраклар искә алынды. Вафат булган хезмәткәрләрне бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим ителде.
65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк булган ветераннарга Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлеге тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Шундый ук бүләк җыелмасын Чирмешән районы Күтәмә авылына, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Николай Якунинның әнисенә Якунина Валентина Филипповнага да илттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз