«Мин — гражданин» сервисын булдыруга 48 млн сум тоту планлаштырыла

Татарстан халкына идарәче компанияләр белән аралашу һәм аларның эшен бәяләү уңайлырак булачак.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда «Мин — гражданин» сайты һәм мобиль кушымтасы эшләнәчәк. Әлеге сервис республика халкын төзекләндерү эшләренә җәлеп итәргә, идарәче компанияләр белән аралашуны гадиләштерергә һәм кече бизнеска яңа клиентлар табарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылды.

«Эшләрне башкаруның төп нәтиҗәләре — халыкның идарәче компанияләр белән үзара хезмәттәшлеген автоматлаштыру, ишегалды чатларын автомат рәвештә барлыкка китерү булырга тиеш», — диелә документта.

Әлеге проектны эшләүгә 17 белгеч, шул исәптән iOS- и Android уйлап табучылары, дизайнерлар, тест инженерлары җәлеп итү планлаштырыла. Килешүнең башлангыч (максималь) бәясе — 48 млн сум, заказчы — Татарстан Республиканың мәгълүмати технологияләр үзәге.

Системада өч төрле кулланучы булачак: «яшәүче», «эшмәкәр» һәм идарәче компания «хезмәткәре». Яшәүче профилендә исем, яшь адрес һәм йорт номеры, профессия, фото шәхси мәгълүмат блогы һәм кулланучы белдерүләре исемлеге булачак. «Эшмәкәр» профиле аша кече бизнес вәкилләре якын-тирәдә яңа клиентлар эзли алачак.

Идарәче компания хезмәткәрләре бу кушымтадагы чатларда халык белән аралаша, аларның гаризаларын карый, сораштыру һәм тавыш бирүләр оештыра алачак. Кулланучылар шулай ук идарәче компанияләргә шалтыратып яки хәбәр җибәреп кенә калмыйча, «эмоциональ реакция» дә белдерә алачак.

Сервисның төп битендә «Минем ишегалды» модуле булачак. Анда кулланучыларның белдерүләре, коммерцияле оешмаларның акцияләре, тормыш хәлләре каталогы урнаштырылачак.

Электрон формада тәкъдимнәр соратып алу быелның 21 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Хезмәт күрсәтү вакыты — килешү төзелгән көннән алып 2020 елның 15 декабренә кадәр дәвам итә.