Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскиның үзәк китапханәсендә үзенчәлекле күргәзмә эшли
Рушания Гаязова ясаган шамаилләр Татарстан башкаласында бәйге-күргәзмәдә лаеклы урын алачак.
(Лениногорск, 12 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Якташлар туры эфирда» циклының дәвамы рәвешендә шәһәрнең танылган кул эшләре остасы, үзенчәлекле шамаилләр иҗат итүче Рушания Гаязова катнашында туры эфир үткәрелде.
Тормышта язмыш сынауларын җиңәргә сәләтле шәхесләр бар. Әнә шундый берсе Рушания Гаязова. Ул тумышы белән халкыбызга Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллинны биргән Сугышлы авылыннан. Рушания Гаязова мәктәп елларыннан бирле кул эшләре белән даими шөгыльләнә. Ә шамаилләр ясауга исә әле яңарак кына керешкән.
Шамаил ясау серләренә аны Лениногорск сәнгать мәктәбе укытучысы Нәзирә Гыйззәтова өйрәткән. Эфир барышында остазы да үтемле чыгыш ясап, мәгънәле сүзләре белән очрашуны баетты.
Үзәк китапханәдә 6 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр Рушания ханымның шамаилләр күргәзмәсе эшли һәм тиздән аның иҗат җимешләре Татарстан башкаласында бәйге-күргәзмәдә лаеклы урын алачак. Рушания Гаязова туры эфир барышында үзе тудырган иҗат җимешләре турында профессиональ дәрәҗәдә тәфсилләп сөйләде, шамаил ясау серләре белән уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз