news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирусның смартфон экранында саклану вакытын ачыклаган

Covid-19 вирусы көпшәк өслекләрдә азрак вакыт дәвамында саклана.

Галимнәр коронавирусның смартфон экранында саклану вакытын ачыклаган

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Австралия галимнәре Covid-19 вирусының төрле өслекләрдә һәм төрле температураларда саклану вакытын ачыклаган. Бу турыда Virology Journal журналына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Галимнәр фикеренчә, коронавирус пыяла, винил һәм күгәрми торган чуен, кәгазь һәм пластик банкноталар өслегендә 20 градуста 28 көнгә кадәр саклана.

30 градуста вирус шома өслекләрдә өч атнага кадәр, 40 градуста берничә тәүлек исән булуын билгеләгән.

Моннан тыш, белгечләр көпшәк өслекләрдә (мәсәлән, киҗе-мамык тукымада) коронавирус шома өслекләргә караганда тизрәк һәлак була дигән нәтиҗә чыгарган.

Шуңа күрә белгечләр смартфоннарның куркыныч булуын искәртә. «Бу җайланмаларның өслеге көпшә материалдан эшләнмәгән, аларны сирәк чистарталар», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100