Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эксперт sim-картаны алыштырырга кирәк булган очраклар хакында сөйләде
Sim-картаны алыштырган вакытта телефон номерын яки тарифны үзгәртү мәҗбүри түгел.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Әгәр кәрәзле элемтәнең сыйфаты начарайса яки смартфонда контактлар лимиты бетсә, sim-картаны алыштырырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Цифрлы платформалар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Арсений Щельцинга сылтама белән хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 4G буындагы элемтә урнаштырып булмаган очракта да sim-картаны алыштыру зарур.
Арсений Шельцин билгеләп үткәнчә, гадәттә, кулланучылар элемтә начарайса смартфоннарын алыштыра, әмма бу очракта sim-картаны алыштыру да җитә. Шул ук вакытта, телефон номерын яки тарифны үзгәртергә кирәкми.
Эксперт елына бер-ике тапкыр sim-картаны яңартырга һәм яңа смартфон сатып алган вакытта аны алыштырудан баш тартмаска чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз