news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең кызы әтисенең студент еллары турында истәлекләре белән уртаклашты

Муса Җәлил Мәскәүдә унике ел яшәгән.

Муса Җәлилнең кызы әтисенең студент еллары турында истәлекләре белән уртаклашты
Михаил Захаров

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлил Мәскәүдә университетта укыганда, тулай торакта төнлә Александр Пушкин шигырьләрен укыган. Бу хакта герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова Резедә Сәлахованың Бөтендөнья татар конгрессы сайты өчен алган интервьюсында сөйләгән.

«Мәскәү университетына укырга килгәч, әти тулай торакта Варлам Шаламов белән бер бүлмәдә яшәгән. Шаламов аның турында хатирәләрен калдырган. Башта бүлмәләренә бер виолончелистны урнаштырганнар, ул туйдыргач, башка кешегә алмаштыруны сораганнар. „Кечкенәрәк кенә гәүдәле кеше килде, төнлә ул Пушкин, Лермонтов шигырьләрен сөйләп утыра иде. Без кешедә шундый теләк булуына шаккаттык“ дип язып калдырган», — дип сөйләгән.

Чулпан Муса Җәлил ул вакытта русча начар сөйләшкәнен искәртте. Мәскәүдә рус шигъриятенә багышланган кичәдә рус телендә Пушкинның «Узник» шигырен укыган.

«Әти Мәскәүдә шактый озак яшәде, унике ел. Мәскәү университетында филология-әдәбият факультетын тәмамлагач, эшләргә калды, татар телендә журналлар бастырды. Ул әле яшь шагыйрь һәм язучылар курсында да иҗат итте. Күп кенә шагыйрь, язучылар Мәскәүдә Асадуллаев йортында әти белән очрашкан. Әпсәләмов та аның укучысы булган», — дигән Чулпан Җәлилова.

Ул, шулай ук, әтисе сугышта вакытта, төрмәгә эләгүе турында ишеткәч ниләр кичерүе белән дә уртаклашты. «Беренче тапкыр бу хакта Гази Кашшаф әйтте. Ә мин аны хәбәрсез югалган дип уйлый идем, чөнки класста һәр кызныкы диярлек шулай иде», — диде.

Чулпанның әнисе Әминә Җәлилова кызына Җәлилнең көндәлеген дә укыган. «Мин анда язылганнарны ишеткәч, түзмәдем, ярсып еладым. Анда ул бүтән кызын күрмәячәген күз алдына да китерә алмавы турында әйткән», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100