Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия сәяхәтчеләренең иң популяр авиамаршрутлары аталды
Европаның иң популяр юнәлеше дип Мәскәү-Тиват маршруты танылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Быел Россиянең күпчелек сәяхәтчеләре ил буйлап сәфәрләргә китте, иң популяр рейслар Мәскәүдән Симферопольга һәм Сочига булып чыкты. Туту.ру. сайты бу юнәлешләрдә тикшеренүләр алып барган. Бу хакта РИА Новвости хәбәр итә.
Сервис аналитиклары быел Россия туристларының кайсы шәһәрләргә ешрак баруын ачыклаган. Белгечләр 10 октябрьгә кадәр рәсмиләштерелгән авиабилетларны өйрәнгән.
Аеруча Мәскәү-Симферополь авиамаршруты (барлык сатылган билетларның 7 проценты) популяр булган. Икенче урында - башкала белән Сочи арасындагы очышлар, өченчедә - Мәскәүдән Петербургка сәяхәтләр.
Европаның иң популяр юнәлеше дип Мәскәү-Тиват маршруты (Европага сатып алынган барлык билетларның 7 проценты) танылган. Икенче урында – Мәскәү-Прага рейсы, өченчедә - Мәскәү-Барселона.
Якын чит ил юнәлешләре арасында Мәскәүдән Ереванга рейсларына ихтыяҗ зур булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз