Кукмарага 2500 төп юкә һәм спирея үсентеләре кайтартылды

Кукмаралылар "Урман атнасы-2018" акциясенә кушылдылар.

(Кукмара, 12 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Урман атнасы-2018" республика табигатьне саклау акциясе кысаларында иске хәрби комиссариат янындагы мәйданга юкә үсентеләре утыртылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

2500 төп юкә һәм спирея үсентеләре Чувашиядән кайтартылды. Шушы көннәрдә каен үсентеләре дә кайтарту күздә тотыла.

Акциядә район башлыгы Сергей Димитриев белән бергә башкарма комитет җитәкчеләре дә актив катанашты. Агач утырту урыны очраклы гына сайланмаган, билгеле, чөнки биредә күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылып, ул шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әверелде.

Шулай ук кичә Ворошилов урамына да спирея үсентеләре утыртылган иде. Акция атна ахырына хәтле дәвам итәчәк.