news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Радий Хәбировны Александр Невский ордены белән бүләкләде

Башкортстан Башлыгы әлеге бүләккә «Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык тырыш хезмәте өчен» лаек булган.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны Александр Невский ордены белән бүләкләү турында указны имзалады.

Башкортстан Республикасы башлыгы «Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык тырыш хезмәте өчен» бүләкләнде. Бу хактагы указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгы.

Александр Невский орденын дәүләт хезмәтен башкаручы Россия гражданнарына тапшыралар.

Алар Ватан алдында дәүләт төзелеше эшендәге шәхси казанышлары, күпьеллык тырыш хезмәте һәм хезмәт вазифаларын башкарган чорда Россиянең халыкара абруен, илнең оборонасын ныгыту һәм икътисадны, фәнне, мәгарифне, мәдәниятне, сәнгатьне, сәламәтлекне саклау эшендә ирешкән югары казанышлары өчен, шулай ук икътисад, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни, мәгариф һәм башка җәмгыятькә файдалы эшчәнлектә ирешкән шәхси казанышлары өчен бүләкләнә, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100