news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Ветераннар делегациясе Алабугада яшь армиячеләр белән очрашты

Ветераннар төрле шәһәрләр белән танышып кына калмый, башка оешмалардагы хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша.

Свердловск өлкәсенең Ветераннар делегациясе Алабугада яшь армиячеләр белән очрашты
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Свердловск өлкәсенең Ветераннар делегациясе Алабугага килде. Җирле ветераннар аларны җылы каршы алды. Алар Хәтер мәйданында торган бюстлар алдына һәм Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды. Ватанпәрвәрлек тәрбиясе дә онытылмады, ветераннар яшь армиячеләр белән очрашып, әңгәмә корды. 

«Россия Федерациясенең бар субъектлары белән дә диярлек дустанә мөнәсәбәтләр саклыйбыз. Безнең Красноярск ягында, Карелиядә, һәм, әлбәттә Татарстанда булган бар», − дип сөйли авиациянең отставкадагы генерал-майоры Юрий Судаков. 

Бу көнне делегациядәгеләр арасында 97 яшьлек Владимир Эккельман да бар иде, ул — Бөек Ватан сугышында катнашкан, үзенчәлекле язмышлы кеше, сугышка киткән алты туганның берсе. Җиңүдән соң Владимир Эккельман медицина институтында хирургка укыган һәм 85 яше тулганчы операцияләр ясаган. Хәзер җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә. 

«Егетләр, өйрәнегез, Ватанны сакларга һәм яратырга бабаларыгыздан үрнәк алыгыз. Сез бәхетле булсын өчен, алар башын салды, ата-аналарыгызны саклагыз, укыгыз, белем алу — камиллеккә юл ул. Илгә кирәкле һөнәрләр алыгыз, һәм бу сезгә уңыш китерер. Аллаһ сезгә сугышларны беркайчан да насыйп итмәсен. Бәхетле булыгыз, балалар, һәм минем тирәдәгеләрнең һәркайсына тыныч картлык», − дип теләде сугыш ветераны.

Шундый очрашулар вакытында, ветераннар төрле шәһәрләр белән танышып кына калмый, башка оешмалардагы хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша.

«Алабуга җире сезнең күңелләрдә матур кичерешләр калдырыр һәм Ветераннар Советындагы хезмәттәшләрегез белән нәтиҗәле эш мөмкинлеге булыр дип өметләнәбез. Бүген шулай ук безнең белән янәшә булмаганнарның истәлеген кадерли торган көн», − дип очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.

Чара ахырында Алабуга районы Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов Хәтер мемориалы турында сөйләде, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100