news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүгә китәр алдыннан Фәттахов Татарстан яшьләре белән хушлашу видеоролигы яздырган

Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының элеккеге яшьләр министры Дамир Фәттахов Мәскәүдәге яңа эш урынына китәр алдыннан саубуллашу видеоролигы яздырган. Ул видеоны Instagram социаль челтәрендә урнаштырган.

Клип башында экс-министр кичке Ирек мәйданыннан бара һәм «Чайф» төркеменең «Шаляй-Валяй» җырын башкара. Әлеге композиция видеоның азагынача дәвам итә.

Аннары Фәттахов «Не скучай» дигән графитты ясый — әлеге фраза җырның сүзләренә тоташа. Соңыннан Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы катнашында оештырылган төрле вакыйгаларның кадрлары күрсәтелә.

Ролик элеккеге министрның Казан аэропортына килү мизгеле белән төгәлләнә. Азактан «Дамир Фәттахов „Молодежь Татарстана“ төркеменнән чыкты. Дамир Фәттахов сезне „Молодежь России“ төркеменә чакыра» дигән язу чыга.

«Рәхмәт сезгә, егетләр-кызлар! Мин сезгә үз-үзегезгә ышануыгызны, кыю булуыгызны һәм бернәрсәдән дә курыкмавыгызны телим. Барысын да булдырасыз. Сез бит хәтерлисез: „… безнең ‚артка‘ дигән сүз юк, берәр нәрсә булса, без борылабыз да кабаттан #АЛГА!“» — дип язган экс-министр.

Дамир Фәттахов Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгын 2018 елның июнь аеннан җитәкли. Россиянең премьер-министры Михаил Мишустин 8 сентябрьдәге боерыгы белән аны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары итеп билгеләде. Яңа постында ул регионнарда яшьләр сәясәте үсеше өчен җаваплы булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дамир Фәттаховны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесе итеп Тимур Сөләйманов билгеләнде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100