news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор татарстанлыларның ит һәм балык сыйфаты буенча соравына җавап бирәчәк

Кайнар линия 25 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ит һәм балык продукцияләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре татарстанлыларга консультация бирә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Республикада яшәүчеләр 10.00-16.00 сәгатьләрдә +7 (843) 273-34-85 номеры буенча шалтыратып, кызыксындырган сорауларын бирә ала. Кайнар линия 25 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Моннан тыш, Роспотребнадзорда бердәм консультация үзәге бар, анда +7 (800) 555-49-43 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot