news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм тавыш бирү көнендә автоклуб Кукмара районы авылларына чыгачак

Эстрада төркеме бәйрәм атмосферасы тудырачак һәм авыл халкын яхшы кәеф белән сөендерәчәк.

(Кукмара, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). 13 сентябрь — сайлау көнне район Мәдәният йортының эстрада төркеме авылларга барып чыгыш ясаячак. Шулай итеп, алар сайлауларны халык белән бергә уздырып, авыл халкының кәефен күтәреп, рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге тудырачак. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

«Мондый концертлар 13 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә район Мәдәният йорты каршында башланып китәчәк. Аннан ул 11.00 сәгатьтә — Янсыбы, 12.30 сәгатьтә — Әсән-Елга, 13.30 сәгатьтә Березняк авылында узачак. 15.00 сәгатьтә Поч.Кучук авылында төгәлләнәчәк», — диде район Мәдәният йортының режиссеры Рамил Сәлахетдинов.

Башка авылларда исә концертларны авыл үзешчәннәре оештырачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100