news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Туймазы театры гастрольләре була

Спектакльләр Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында уза.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 29-30 сентябрь көннәрендә Мәскәүнең «Модерн» драма театры сәхнәсендә Туймазы дәүләт татар драма театры гастрольләре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльләр Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында була.

29 сентябрь көнне тамашачыларга Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе тәкъдим ителәчәк. Тамаша 17.00 сәгатьтә башлана.

30 сентябрьдә Әнгам Атнабаев пьесасы буенча «Игезәкләр» спектакле күрсәтелә. Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot