news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баш нарколог: Татарстанда алкоголизм белән авыручылар саны кими

Резидә Хәева эчкечелек кимү тенденциясе турында сөйләде.

Баш нарколог: Татарстанда алкоголизм белән авыручылар саны кими
Султан Исхаков/архив

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зиатдинова). Татарстанда 3-5 ел эчендә алкоголь кулланучылар саны кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасының баш наркологы Резидә Хәева «Татар-информ» корреспонденты белән сөйләшкәндә хәбәр итте.

«Татарстанда соңгы 3-5 елда эчкечелек белән авыручылар саны һәм исәптә торучы затлар саны кимү күзәтелә, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында да. Безнең Татарстанда хәлләр уңай. Яшьләргә йогынты ясый торган тискәре факторларны профилактикалау буенча төрле ведомстволар һәм органнар белән зур профилактик эш алып барыла», — диде Резидә Хәева.

Ул хәзер яшьләрнең азрак эчүен һәм аек яшәү рәвешен, дөньяга психоактив матдәләрсез карау мөмкинлеген сайлавын әйтте. Статистика халык өлешенә карата алкоголь куллануның азаюын күрсәтә, дип өстәде Хәева.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot